Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Кәсеп кадере

Сыер асрамый хәзер халык, әнә түбән очта көтү бетте бит. Югары очта да бетәсе иде, Миша аркасында гына калды.

Сыер асрамый хәзер халык, әнә түбән очта көтү бетте бит. Югары очта да бетәсе иде, Миша аркасында гына калды. Көтүче ул, ялгыз хатын-кыз, ир-атлары көтүче чыбыркысын өстерәргә түбәнсенгән гаиләләр аны көнлекләп көтүгә яллый. Хәзер инде урыны һәм исеме генә калган урыс авылында үскән, сөйләшүе күптән татарча. Аның урыс милләтеннән икәнлеген күпләр белми дә, чөнки авылда Мишка, Сашка, Васька, Петровичлар җайлы исем-кушамат булып телгә кергән. Фамилиясен ишеткәч, аптырап та китәләр. Сыный карасаң, сакал-мыек баскан йөз чалымнарында, күзләрендәге ят очкыннарда чит кавем кешесе төсмерләнә икән шул. Хатыны биш-алты ел элек авырып үлеп китте, малае белән кызы читтә һәркайсы үз тормышы белән яши. Бер көтүгә генә карап тормый, нефтьтә эшләгәндә кул бармакларын туңдырган иде, пенсиясе бар. Ара-тирә күңел күтәреп аласы да килә, тик гариплеккә бирелгән акчага ничек авыз күтәреп эчеп утырасың? Монысы эшләп алганы – хәләл, аннан авылда эшле, кәсепле кеше чутында буласың. Шулай итеп Миша җәен бик кирәкле кешегә әверелеп китә.

Моңарчы иртәнге салкынча тынлыкта авыл капкалары җырлап ачыла торыр, алардан бер-бер артлы Мөгезбикәләр күренер иде. Маллар да хуҗаларына охшаш, моны Мишадан гына сора, барын да әйтеп бирер. Әнә хакимият хезмәткәренең эре сөякле, аклы-сарылы нәселле сыеры хуҗасы кебек акрын гына кыймылдап капкадан чыга, дөньяда бары да тәртиптәме дигәндәй, як-ягына каранып ала. Койма буендагы үләннәргә кагылырга да

уйламый, хуҗа хатын аңа ярты бидерә апараны ялаткан инде. Хуҗасы кебек ул да йөргән җирендә үзен җаваплы итеп тоядыр – тәртипкә, тамак туйдырылуга, вакытында китүгә, кайтуга дигәндәй.

Абзар сәндерәсендә печәннең бу кышка да накысрак икәнен белгән кебек, Гөлмәрьямнең Йолдызы урамга чыгу белән үләнгә ябыша. Чибәр Нәфисәнең сыеры үзе кебек көяз. Була бит яшьрәк чагында “иң матуры мин” дигән сыман борынын чөеп, башын кирәгеннән артыграк күтәреп йөргән кызлар авылда. Аның сыеры да нәкъ шундый, ул мөгез, ул күзләр, ул башын горур тотып вәкарь белән генә атлап йөрүе. Мул үләнне дә башка сыерлар сыман умырып капмый, башта иреннәрен тидереп карый, аннан соң гына йолка. Нигә шулай кыланмасын, матур бит, йомры гына гәүдәле, йоны шома, җилене дә җиргә өстерәлгән иләмсез түгел, килешле генә, мөгезе чөелеп тора, боланмыни. Нәфисә сыерының шундый көяз булуына игътибар итмәгән булыр иде әле. Кызы әйтте. Бала-чага өстәлдәге сөт-каймактан гына түгел, көтү каршылау вакыйгасыннан да сыерлы йортның авылда котлырак, абруйлырак икәнен белә. Кояш кайнарлыгы сүрелеп, урам-тыкрыкларда мәш килгән бала-чага, беркем кисәтмәсә дә, уеннан туктый.

–Көтү кайта...

Иң шуклары да тынып кала. Карашлар өлкәннәрчә җитдилек белән урам башына төбәлә. Бала үзләренең сыерының көтүнең башындамы, ахырындамы кайтасын яхшы белә. Кабаланмый гына көтә, көн буе эсседән әлсерәп беткән, бер көтү чебен-черки иярткән, кайчагында кигәвеннән ничек котылырга белми тынгысызланган, әмма җиленендә бозавын һәм хуҗаларын сөендерәсе сөт тулышуга сөенгәндәй, ашкынып кайтып килгән малкай күренү белән каршына бара. Яфраклы агач ботагы сындырып йөдәткеч бөҗәкләрне куа, әйдә, әйдә дип дәртләндереп ала, аннан капканы ачып кертеп җибәрә. Нәфисәнең биш яшьлек кызы да, шушы мөһим эшне башкарганнан соң, әнисенә яңалык ачты:

–Әни, безнең сыер чибәр, әйме?

Укытучы хатын “чибәр сыер” сүзтезмәсенең лөгатькә сыешлылыгына аптырап, бер мәл эндәшми торды. Аннан балалар сүзендә нинди генә очракта да хаклык барлыгын белгәнлектән, сыерына игътибар итте. Матур, хәтта “чибәр” икән шул аларның кыяфәтенә акыллылык та чыккан сыерлары.

Мишаны сыерлар да башлык итеп таный. Хатын-кыз әрсезләнде хәзер, элек чыбыркы тотып сыер артыннан йөгерүчеләр юк иде. Көненә мең сумны бирергә кызганалар, ахыры, хатыннар да көтүгә чыга, ягъни Миша өлешенә керәләр. Ара-тирә ял кирәк инде, көтүче монысы белән килешә. Кигәвен азганда, көннәр койма яңгырга киткәндә, һәм, әлбәттә, көзге салкыннар башлангач, ялан барыбер аңа кала.

Сыерлар үзләре дә яратып бетерми хуҗабикәләренең болында да артларыннан ияреп йөрүен. Тыңлашасылар бөтенләй генә килми. Йорттагыча чәр-чәр килеп кычкырынган булалар, кайсы чыбыркы шартлаткандай итенә. Ат кына түгел, сыер да белә дилбегә белән чыбыркының кем кулында ничек шартлаганын. Ә Миша – икенче, капы-копы басып килгән аяк тавышын әллә каян таныйлар. Урамда аркылы атлап килгән яки терт-терт йөгергәләгән бичә түгел инде, чыбыркысын бер генә шартлатып куя, койрыкларын кысып җиппәрәләр генә сыерлар асфальттан. Басуда да, онытылып китеп, читкәрәк тибелдеңме, Миша абзалары белгән бер-ике рус сүзен кыстырып калын тавышы белән кычкырып куйды исә, сөт тулы имчәкләрен як-якка уйната-уйната, аңлашылды дигәндәй, ялт борылып уртага ук кереп югалалар. Кыска кәкре аяклы, җәйге челләдә дә, көзге карлы яңгырда да авыр итеген чак өстерәп йөргән көтүченең аларны мәңге куып җитәрлек рәте булмаса да. Һәркайда тәртип кирәген хайваннар да аңлый, күрәсең.

Сыерларның исемнәре дә икенче хәзер, элеккечә Алакай, Каракайлар бетте. Марта, Яночка, Гөлбикә, Белянка алар, хет бүгеннән подиумга җибәр, исемнәре белән көлкегә калмассың. Хуҗалары да алар белән тиң күреп сөйләшә. Әнә җәй башында бер сыер кайтышлый, онытылып, кара халыклар салган теплица кырындагы кыярларны кимереп калган. Авыл башында көтеп

торган хуҗасы малы күренмәгәч, аптырап юлга каршы килде. Сөтлебикәсен ярамаган эштә тоткач, ризасызлык белдерергә тырыша:

–Марта, Марта… Кит инде гомердә булмаганны… кеше аптыратырсың.

Хуҗасының тавышын ишеткәч тә гаебен таныды малкай. Башын иеп, бөтен гүдәсе белән сузылып, аның каршысына йөгерә, аяклары җиргә тими. Әйе лә, адәм хурына кала язганнар ла… Мартаны, өенә кайтмыйча, әрмәннәр түккән кыярны ашап йөри икән дисәләр, тәүбә, тәүбә, Ходай сакласын…

Әнә Яналар көтүдән кайтып килә. Ягъни хуҗабикә сыерын каршы барып алган. Ә Янасы аны бозавы сыман үзенә ияреп кайта дип уйлый. Хатын урамда малларын көтеп торган ахирәте янына тукталып бер минут сөйләшергә өлгермәде, Яна “бозавының” торып калганын шундук сизде. Башта, әдәп саклап, атлаган сыйракларын да кыймылдатмыйча басып тик кенә торды, аннан борылып карады. Яна ни үзе генә тойган исләр буенча белә дә соң юлны… Ашаткан, караган хуҗабикәңне күрәләтә урамда калдырып булмый бит инде, әллә кайта белә, әллә юк дигәндәй… Шуңа түзеп кенә көтеп торды.

–Мине дә савасың бар, бозавымның да имәсе килә. Капчык кебек шабала колакларым белән баламның түземсезләнеп мөгрәгәнен әллә кайчан ишеттем инде, – дип әйтер иде, сөйләшә белми шул.

–Яна, бар кайта тор әле, куып җитәрмен үзем,–дигән иде дә хатын, тегесе ризасызлыгын аңлатып, пуфылдап кына куйды, тәки урыныннан кузгалмады. Хуҗабикәсе килеп җитеп, өстенә кунаклаган чебен-черкиләрне чыбыгы белән себереп төшергәч кенә канәгать төстә алга атлады.

Шулай Миша сыерларның телен, кыяфәтләренә карап нәрсә уйлаганнарын гына түгел, хуҗабикәләренең дә холык-фигыльләрен белә. Иртәгә Саҗидәттәйнең чираты икән, кичтән сәгать тугызда аларда була. Түти артык кыздырмый гына мунчасын яккан. Аның килгәнен, әлбәттә, шул капы-копы аяк тавышыннан танып, каршысына чыгып, килешли үк көтүчене мунчага җибәрә. Ялгыз кешегә мунча рәхәте аз эләгә шул. Озын кышлар

хөкүмәт өендәге душта чыланып чыккан тәнгә мунчаның, каен миллегенең тансык сихәте соң... Җәйләрен көтүдә резина итек белән арыган аяклар, картая барган тән-гәүдә берни сизмәс хәлгә җитеп тарала да төшә. Аннан чыккач урынының кайда икәнен әйтеп торасы юк, эчке күтәрмәдәге сиртмәле кровать аныкы. Ашауга талымсыз дисәләр дә, хатын-кыз пешергән токмачлы ашның тәмен аның кебек белгән кеше бар микән? Сөт өстеләп чәй дә эчеп куя да, иртән өр-яңа кеше булып уяна. Барсында да болай әрсезләнми. Саҗидәттәйнең киң күңеллелегеннән генә файдалана ул һәм бу апага әллә күпме рәхмәтләр юллый. Юк, теле белән түгел, күңеле белән. Уйлап карасаң, бизмәнгә салып үлчәп булса, хатынсыз калган Миша чын күңеленнән яудырган рәхмәтләрнең савабы шул мунча белән токмачлы аш сыеннан авыррак та тартмый микән әле.

Минзиләдә алай иркенләми, әмма чәен эчеп чыга. Эш кешесе бит, балаларын карыйсы, эшенә өлгерәсе бар. Теле булмаса үзен әллә кайчан карга күтәреп китәсе иреннән бер файда юк, барысына да үзе йөгерә мескен хатын. Шуңа Миша көтү чираты якынлашкач, үзе аның күзенә күренеп китә.

–Каян килеп чыктың, рәхмәт яугыры, көтү җитә бит, ничек барырмын дип тора идем, – дип сөенгән була тегесе.

Шундый хатыннар янында басып торса да рәхәт аңа. Минзиләнең хатын-кызларча хәстәрлек белән ризык капчыгын тутырганын карап утыра. Үткән көздә аһ итеп аягына йон оекбаш хәстәрләп мәш килде. Мишаның аягында кунычы гына диярлек калган йока оеклар иде. Аппак итеп юылган, үкчәләре әйбәтләп ямалган оекбашлар алып бирде.

–Ямаулы дисәң, ташларсың, бүген генә ки инде, бигрәк салкын бит, – дип карап торып кидерде. Карышмады Миша, киде. Итеге белән калын әйбер сыймасын белеп киде, чөнки шушы чәчәктәй хатынның аны кайгыртуын тою рәхәт иде. Өйдән чыккач ук салып калдырды, сарык йоныннан бәйләнгән оекбашлар белән итеге аяк башыннан да үтмәде.

Быел, шушы рәхәтлекләрдән, кичерешләрдән мәхрүм булып, чак эшсез калмады. Ягъни, авылда бөтенләй көтү бетә язды. Хәзер биш-алты йортка –

бер сыер. Ни гаҗәп, әзмәвердәй ир, тезелешеп үсеп килгән малайлар булган гаиләләрдә сыер асрамыйлар. Ире Себердә эшләгән хатыннар күптән әзерне сатып алырга өйрәнде. Башлап кына җибәрсеннәр икән ул, аннан китә. Берсе сыерын сатып җитәрде, икенчесе иткә озатты, өченчесен малын йортта гына тотарга булды. Атна эчендә көтү шактый кимеде. Миша хәлиткеч карар кабул итәргә мәҗбүр булды: көтүгә чыккан өчен хакны яртылаш киметте. Чираттагы хуҗага үз хакын әйтте.

–Көтү хакы – биш йөз тәңкә, – диде.

Нигә кинәт шулкадәр, ягъни бернинди сатулашусыз-нисез яртылаш хак киметү диярләр. Мишага шулай җайлырак кебек тоелды. Мең тәңкә, аннан биш йөз, хаклар шулай йөридер инде. Бүтәнчә ваклашып торасы килмәде. Биш йөзлекне иртән түш кесәңә салдың, куйдың. Көн буе күңелне җылытып йөри. Тик күрәләтә хакыңны төшергәнне дөрес аңламаска, аңламау гына түгел, түбәсе киткән дияргә мөмкиннәр. Шуңа аңлатма бирергә кирәк дип тапты:

–Ничек мең тәңкә сорыйсың, оят кирәк, айга ике меңгә китә бит. Фуражы, печәне тагын күпмегә төшә. Аннан сыер тотуның файдасы да калмый ич.

Хуҗабикәләр иркен сулап куйды. Сыер сатулар тукталды, хәтта көтү берән-сәрән генә арта да башлады. Мишаны чакырулар ешайды. Менә ничә еллар инде затлы-затлы кабинетларда катлы-катлы булып утырган икешәр дипломлы түрәләр мал санын ничек киметмәскә дип баш ватканда, көтүче Миша авылның югары очында бу мәсьәләне бик тиз генә хәл итте дә куйды.

Быелга көтү калды. Көтү белән аның кәсебе дә югала бит. Ә кәсебе, аңлавыгызча, аңа бик кадерле иде.

Фәнзәлия Бәдертдинова 1960 елда Башкортстанның Борай районы Шабай авылында туган. Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган. Күп еллар район гәзитендә хезмәт салган. Әсәрләре республика иҗатчыларының “Күңел көзгеләре” дип исемләнгән җыентыгында урын алып дөнья күргән.

 

Картина авторы: Климентов Михаил Иванович; maxpark.com

Автор фотосы: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев