Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Көзләрнең дә матур чагы була

Тик күрергә кирәк аларны...

Көзләрнең дә матур чагы була,

Зәңгәр күктә болыт йөзгәндә.

Төрле төскә кергән агачлардан

Җитез җилләр яфрак өзгәндә.

Көзләрнең дә матур чагы була,

Тезелешеп кошлар очканда,

Туган якны, матур тәбигатьне

Канатлары белән кочканда.

Көзләрнең дә матур чагы була,

Сагынсак та кошлар тавышын.

Тынып калган көзге үзәннәрдә

Ишетелә сулар агышы.

Көзләрнең дә матур чагы була,

Тик күрергә кирәк аларны.

Һәр көзге көн бары мизгел генә.

Кышлар алып килер карларны.

 

Гөлфия Гыйззәтова. Әлшәй районы

Фото: pixabay 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев