Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Көзге сөю

Сине миңа көзләр алып килде...

Сине миңа көзләр алып килде.

Китмәссең бит кабат көзләрдә?!

Мәңге сүрелми ул күңел язы,

Синең күзләр минем күзләрдә.

Рәсемеңнән күзем ала алмыйм,

Хәтеремдә олы сөюем.

Гафу ит син мине, мөмкин булса,

Гафу ит син мине, бәгырем.

Оныта алмам дип уйласам да,

Кире кайтмас инде ул кичләр.

Алларыма килеп тезләнсәң син,

Йөрәккәем минем сoң нишләр?

Сине миңа көзләр алып килде,

Мәңге  җитмәс иде җәйләрем...

Һәрчак шулай булыр кебек иде –

Сүрелделәр инде хисләрем!

Яруллина Ләйлә Мансур кызы

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев