Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Көзге җыр

Саубуллашыр көннәр җитә...

Алтын таҗлы көз елмая,

Аңа каршы мин елмаям.

Куаклыкта җил шаяра -

Яфрак коя. Яфрак җыям.

Тирә-юньгә ямьнәр өстәп,

Кояш көлә, нурлар сибә.

Алтын җепкә энә күзләп,

Коңгырт-яшел япма чигә.

Кошлар сайрый, юллар сайлый -

Саубуллашыр көннәр җитә...

Ерак юллар, җылы яклар

Кошкайларны өзелеп көтә.

Сулап туймас бәллүр һава -

Күңелләргә татлы дәва.

Туктал, мизгел бер минутка,

Каршы килче миңа таба!

Алтын хәтфә сихри сукмак,

Учларыма куна яфрак.

Хозурлыкка хәйран калам!

Шигырь туа - язып алам…

Гөлсинә Ханәфи Хайретдинова-Сафина. Димитровград, Ульян өлкәсе

фото: pixabay 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев