Көзге бакчам

Өйгә сыенган чиям
Җил белән тәрәз кага.
Бәреп яуган яңгырдан
Әйтерсең, яше ага.
Бакчадагы баланым
Тәрәз аша кул изи.
Сары күлмәген аның
Кызыл җимешләр бизи.
Сания Шәрипова. Башкортстан
фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз