Кояшлы өмет

Тормыш булгач, бардыр синең ялгышканың.

Үкенечтән сарыларга сабышканың.

Уза бар да, вакытлыча, чүбек кенә!

Кала җанда иптәш булып өмет кенә!

 

Бардыр синең аптыраудан өзелгәнең

Көткән чакта бетеп сабыр-түземнәрең.

Вакытлыча, кара бары көлеп кенә!

Исән кала тик кояшлы өмет кенә!

 

Бардыр синең кадерлеңне югалтканың?!

Алтын түгел алтын диеп бар тапканың!

Вакытлыча дөнья малы күбек кенә!

Югалмасын тик күңелдә өмет кенә!  

 

Фото: pixabay

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: