Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Көтүчеләр булганда, кайтыгыз!..

Китсәк тә ташлап нигезне...

Китсәк тә ташлап нигезне,

Тартылабыз бер заман.

Туган авыл, туган йортың.

Көтәдер кебек һаман.

Әти-әниең көтмәсә,

Буш кала кайтыр өең.

Салкын йортның ни яме бар?

Алар булганга сөен!

Кайтыр юлга кайгы келәм

Җәймәсен, түшәмәсен.

Әти йорты, әни йорты.

Беркайчан бушамасын.

Озын гомер бирсен Ходай.

Ата-анага бары.

Алардан да кадерлерәк,

Кем соң бар безнең тагы?!

Гүзәлия Фәйзуллина. Башкортстан

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев