Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Көткән сөю

Өметләнеп көткән сөю назы Учларымда эреп югала.

Өметләнеп көткән сөю назы

Учларымда эреп югала.

Без очрашкан шул беренче мизгел

Хатирәле уйга чорнала.

Менә тагын язгы сөңге бозлар

Яз җылысын тоеп эриләр.

Тәрәзәдән тышка күзем салам,

Сөю көткән парлар йөриләр.

Алар өчен җирдә бар да җиткән,

Сакласыннар иде сөюне.

Күрмәсеннәр иде диеп, теләп калам,

Көнчелекне, ялгыз көюне.

Күрмәсеннәр иде сугыш афәтләрен,

Күрмәсеннәр кайгы-хәсрәтне.

Уйларымда тик гел яхшы уйлар,

Булсын иде алар бәхетле.

Булыгыз сез бозның тамчысы да,

Булыгыз сез айның кояшы.

Сөю назын парлап саклый белгән,

Иңсен сезгә язмыш кыйсасы.

Зөфәр Гөбәйдуллин

 

фото: chitalnya.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев