Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Көтәдер күк...

Көтәдер күк, әни сагынып!

Ничә еллар тәрәзәдән, әни,

Мин килер дип сагынып көттеңме?

Ул бит хәзер кеше кешесе дип,

Мин килмәгәч, сабыр иттеңме?

Вакыты тар тормыш иткәндә,

Бала үстереп, дөнья көткәндә.

Әйтә идең: "Калсаң килмичә,

Мин үләрмен, сине күрмичә!"

Кичә килсәм, бүген көтә идең,

Бүген барсам, көтеп иртәсен

Озатканда, кабат сорый идең:

"Инде кызым, кайчан киләсең?"

Һәр көнне дә барыр идем хәзер,

Балалар да төште итәктән.

Эш дигәне бетми икән лә ул,

Коела тора һаман иләктән.

Туган йортның тәрәзләре көтә

Килер диеп мине, зарыгып.

Көтәдер күк пәрдә читен ачып,

Көтәдер күк, әни сагынып!    

Рушания Әхмәдуллина. Чирмешән районы

Фото: Владимир Каминский

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев