Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Көтә халкым...

Гаделсезлек яшәгәндә җирдә, Тукай була белү — бик кирәк!

Түзә алмыйм дәшми ташлар сыман:

Ничек булмак кирәк таш йөрәк?!

Гаделсезлек яшәгәндә җирдә,

Тукай була белү — бик кирәк!

 

Һич аямый, төлке-арысланнар

Селкеткәндә милләт агачын,

Җиргә коеп, телне таптамакчы,

Ничек дәшми түзеп каласың?!

 

Көтә халкым, әмма һич шикләнми,

Юлбарыс-егете киләсен!

Төлке-йөзен ачып арысланның,

Милләтенә таҗын эләсен!

 

Җир анадай түзем минем халкым,

Язмыш аңа күпне күрсәтте!

Әйтсәк әгәр Туфан ага сыман:

"Бәйлисе бар кысып йөрәкне!"

 

Гөлия Фәизова. Яр Чаллы шәһәре

 
Картина авторы: Фәридә Хәсьянова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев