Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Көтәм...

Күңелем белән һаман нидер көтеп, күрми калам тормыш узганын...

Мин зарыгып быел язны көтәм,

Май кояшын, ләйсән яңгырын.

Яшен яшьнәп, күкләр күкрәгәнен,

Һәм юганын кышның тамырын.

 

Мин ашкынып быел җәйне көтәм,

Җир җылынып, җиләк пешүен.

Алмаларның, ботакларны бөгеп,

Тып-тып җиргә өзелеп төшүен.

 

Уңышка мул сары көзне көтәм,

Көтәм алтын яфрак бәйрәмен,

Миләшләрнең кызыл мәрҗәннәрен,

Чәчәкләрнең көзге бәйләмен.

 

Аннан янә кышны көтәчәкмен,

Ак кар көтәчәкмен, буранын...

...Күңелем белән һаман нидер көтеп,

Күрми калам тормыш узганын.

 

Әлфия Газизова. Алабуга шәһәре

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев