Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Коръәнле өйдә туганмын

Күңелгә мәңгегә сеңгән Гәҗәеп моңлы мәкам.

Коръәнле өйдә туганмын,
Догаларга төргәннәр.
Азан әйтеп, исемемне
Колагыма өргәннәр.
Коръәнле өйдә туганмын,
Намазда булган әбкәм.
Күңелгә мәңгегә сеңгән
Гәҗәеп моңлы мәкам.
Коръәнле өйдә туганмын,
Дәһри түгелмен шуңа.
Иман байлыгы бир диеп,
Телим балаларыма.

Люция Әблиева, Казан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев