Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Колагыма әйтче пышылдап...

Җәйләремә ябырылып ява Ябалак кар... өзеп-әрнетеп.

Нигә бүген иртә таңнан торып,
Сыгасың син Февраль балавыз?
Хәсрәтеңнән ак юрганын җирнең,
Арчалыйсың кебек чарасыз.
Күңелемне әллә кай тарафка
Алып киттең әнә ияртеп.
Җәйләремә ябырылып ява
Ябалак кар... өзеп-әрнетеп.
Февраль, Февраль! Синең кылыгыңнан
Җанкайларым куйды чымырдап.
Нигә коеласың иртә таңнан,
Әдәм башын бутап, шыбырдап?
Колагыма әйтче пышылдап... 

 

Люция Әблиева, Казан

Фото: pixabay

Теги: каләм тибрәтүчеләр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев