Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Һәйкәл янында

Бөек Җиңү бәйрәме белән, дуслар!

Бөек Җиңү бәйрәме белән, дуслар! Әтиемсез — беренче яз ... Рәсемдә: әтием Фәизов Мидхәт сулда үзенең гомерлек дусты һәм хезмәттәше Гизәтов Гобәй абый белән — ... ветераннар. Икесе дә — мәрхүм. Рухларына дога булып ирешсен шигырем! Амин!

Канатланып, һәр яз шунда кайтам,
Бүләгемне салып букчама.
Бүләгем — тик бары бер җыр минем.
Ә җырымда — сөю чәчкәләрем,
Чәчкәләрем — сезнең бакчага!

Утыртырга күңел бакчагызга,
Тибрәнсен дип, хуш ис аңкытып:
Бүгенгенең билгеләп кыйммәтен,
Матур һәйкәл булып, үткәннәргә, 
Өмет утын алда балкытып ...

Барып җитсен кабул дога булып,
Яу кырында башын салганнарга,
Яз кайтмасам, көзен кайтырмын дип,
Вәгъдә биреп чыгып китсәләр дә,
Үкендереп кайтмый калганнарга!

Дәва булса иде керсез җырым
Туып җитмәс ятим калганнарга,
Әйтергә теләп тә "Әти" сүзен,
Әйталмыйча, йөрәк сызлавына
Тешен кысып түзә алганнарга!

Яңгырасын бер мәдхия булып,
Сабыйларын кочып, җиләк чакта
Сыңар канат булып калганнарга,
Җил-давыллар кичеп, газизенә
Тугърылыгын саклый алганнарга!

Сәҗдә булсын шушы җырукаем
Балаларын җуйган аналарга,
Суытмыйча ашын табынында,
Тәрәзәдән һаман күзен алмый
Көтә-көтә китеп барганнарга!

Яратуым булсын ... соклануым ...
Ак яулыклы изге апаларга,
Бирешмичә язмыш сынавына,
Корбан итеп чәчкә яшь чакларын,
Тормыш йөген тарта алганнарга!

Тезләнүем булсын башым иеп,
Шул кырларда исән калганнарга,
Яшәп, сөеп туймас егет чакта
Газиз нигезеннән Ватан өчен
Үлемгә дип китә алганнарга,

Мең үлемнәр кичеп, Җиңү яулап,
Арабызга кайта алганнарга!
Инде, ай-һай ... сирәк калганнарга ...
Әткәм Мидхәт, Гобәй ... агайларга!

 

Гөлия Фәизова 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев