Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Китәсеңне беләм...

Китәсеңне беләм... китмә диеп Ялынудан сиңа файда юк.

Китәсеңне беләм... китмә диеп
Ялынудан сиңа файда юк.
Озатырга әзерләнеп йөрим, –
Үзеңә дә түгел яңалык.
Китмә, китмә...
Уйларымнан куркып
Ризыкларны тезәм өстәлгә.
Әллә күпме
Җылы истәлекләр
Кыелыплар җаннан өстәлә.
Мин ашыгам кебек,
Бәлки, синдер?
Хәер, мөһим түгел анысы.
Мандариннар исе
Белән бүлмә
Тулган икән... ярый... ярыйсы.
Бәйрәм ясап аерылашабыз менә,
Уз түремә, әйдә, тарсынма.
И Иске ел,
Рәнҗеп китмә берүк,
Шөкерәнә,
Разый барсына.

Люция Әблиева, Казан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев