Китмә сөю

Рөхсәт сорап килмәдең син, Сөю,

Һәм килмәдең сине көткәндә.

Давыл булып килеп туздырдың да,

Ник сорыйсың хәзер киткәндә?

 

Сихри нурга төреп бар дөньяны,

Бар җиһанны миннән кочтырдың.

Яңгыр булып яудың битләремә,

Йолдыз итеп күккә очырдың...

 

Ничек килдең, шулай китәсең дә,

Миннән ниләр өмет итәсең?

Китмә димим, давыл да бер тына,

Мин бит белдем синең китәсен.

 

Күңел сизгер, гомер бары мизгел,

Сизмисең дә үтеп киткәнен...

Тукта, Сөю, соңгы тапкыр тыңлыйм,

Йөрәгеңнең ничек типкәнен.

Исламия Куразбаева. Казан

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: