Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Кирәкми

Башкага да була алмам, назыңа да төрмәссең...

Тәүге кардай сөю белән
Кермә син күңелемә.
Алдау кирәкми,
Ул дөнья
Агара бүген генә.

Ә иртәгә ни яз, ни көз
Булмаса да җанымда,
Тиле җан бит мизгелне дә
Сагына ул, сагына.

Яшәтерсең шулай алда,
Беркемгә дә бирмәссең.
Башкага да була алмам,
Назыңа да төрмәссең.

 

Рамил Рәүәл

 

Фото: pixabay

Теги: каләм тибрәтүчеләр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев