Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Килә кайтасы...

Балачакка кайтмый, кая кайтсын Без - хыялый авыл баласы!

Бүгенгесе никтер истә калмый,

Үткәннәргә килә кайтасы...

Ялан тәпи чапкан болыннарда,

Каз бәбкәсе саклап ятасы.

Ипи кисәге куеп чиләк белән

Инешләрдә балык тотасы,

Читтә йөргән каз бәбкәсен шулчак

Урлар иде ала каргасы...

Мин юксынам, әйе, әйләнәм дә

Үткәннәргә килә кайтасы.

Һәрбер хәтирәне ачык күрәм,

Җанга якын аның барчасы...

Көтү кайта торган җиргә барып,

Мал-туарны каршы аласы,

Безнең сыер качкан иде шулай,

Булыр иде эзләп чабасы...

Ә кичләрен капка төпләрендә

Шау-гөр килеп җыелып аласы.

Ләкин таңнан чөгендер басуына

Килми иде бер дә барасы.

Гомер уза барган саен никтер,

Үткәннәргә килә кайтасы...

Балачакка кайтмый, кая кайтсын

Без - хыялый авыл баласы!

Рушания Әхмәдуллина. Чирмешән районы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев