Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Тарихларга кереп калдың, бәгырь, җырга күмеп серле язмышны...

Тарихларга кереп калдың, бәгырь, җырга күмеп серле язмышны...

Ике елда таңнар синсез атты,
Шәфәкъ батты синсез - я нигә?!
Күңелләрнең моңлы кошы идең,
Юксынабыз сине, Хәния!
Сәхнә тулы жырчы, тик йөрәк - буш!
Синең урын һаман тынлыкта...
Син җыр итеп киттең гомереңне
Ышанмыйбыз синең юклыкка...
Күз алдында һәр чыгышың, бәгырь!
Елмаюың - кояш нурлары!
Меңләгәннәр йөрәгендә яши
Хитлар булып гүзәл җырларың!
Кеше китә - җыры кала, диләр,
Җырлар гына басмас сагышны.
Тарихларга кереп калдың, бәгырь,
Җырга күмеп серле язмышны...

 

Фото: vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев