Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

"Пыяла бит бик тиз уала..."

"Иҗат өчен кайчак ялгызлык та кирәк кешегә!"

Хәния - рәссам

Таң җилләре пәрдә дулкынлатып,

Тирбәлгәндә иртән уяндым. 

Шундый матур иде төшем бүген, 

Тиңсез садә иде уйларым... 

 

Вакыт йоклый иде ялкау гына, 

Тик мин йөрим яшел болында. 

Берәү әнә зур картина ясый

Нәфис пумаласы кулында. 

 

Ул чәчәкләр, ул җиләкләр исе, 

Борын яфраклары – шар кебек! 

Сулап туеп булмый – татлы һава, 

Күктә болытлары - ак күбек! 

 

Якын киләм, рәссам таныш сыман,

Шау чәчәкле җилфер күлмәге! 

Полотносы тоташ пыяладан: 

Картинасы үтә күрмәле! 

 

-Хәниякәй! Ничек болай монда, 

Бер ялгызың иҗат эшендә? 

-Дустым, синме? Иҗат өчен кайчак 

Ялгызлык та кирәк кешегә! 

 

-Ник пыяла? Нигә киндер түгел, 

Картинаңа аны сайладың? 

-Чү, туктале! Ишетәсеңме әнә 

Таныш түгел кошның сайравын?! 

 

Кошны тыңлыйм, күзләр - картинада 

Кырыйлары - тоташ кыңгырау! 

-Хәниякәй җаным, сагынылган, 

Күңел тулы сиңа мең сорау. 

 

- Сорауларың калдыр, я кара син 

Кемнәр монда минем сурәттә? 

Барысын да сыйдыралмам инде, 

Килмим, килми минем кодрәттән. 

 

Иң-иң өстә күзен кысып кына 

Әлмәндәр карт тора елмаеп. 

Туфан яткан җиләк арасында, 

Фәнис тора читтә моңаеп. 

 

Яшел бәрхет күлмәгенең түшен 

Карап нидер көйли Әлфия. 

Бар йөрәген кушып, пыялага 

Якыннарын ясый Хәния. 

 

Картинаның иң астында бер кул 

Бармаклары озын, бик актан! 

- Бусы - Илһам абый. Сыймады ул 

Кулын изәп торсын ерактан... 

 

Чәчкәләргә сыенып бер гитара 

Ята уң як читтә – хуҗасыз. 

Йөзе балкый рәссам Хәниянең, 

Әйтерсең лә киткән нужасыз... 

 

- Күптән инде уч табаны көйде 

Гел ясыйсы килеп шуларны. 

Бүген менә чират җитте бугай, 

Пыялага сыздым уйларны... 

 

Җырламасам, рәссам булыр идем, 

Я, ничек соң, кулдан киләме? 

Үтә күренмәле картинада 

Чып-чын, гүя, хәтта чирәме.

 

- Моны кайда саклап булыр икән, 

Пыяла бит бик тиз уала?! 

Монда була, бу хыялый урын, 

Пыяла ул җирдә югала... 

 

Шулай диеп соңгы кыңгырауны 

Ясап куйгач, миңа карады. 

Мин уяндым. Вакыт өзеп куйды 

Дустым белән безнең араны.

 

Гөлнур Айзат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев