Хат

Кулыма килеп иреште

Иске, таушалган бер хат.

Хисләремне чак-чак тыеп

Укыдым кабат-кабат.

 

Бигрәк якын кыштырдавы

Иске, сары кәгазьнең.

Күңелемне өтеп алды

Ерак еллар авазы.

 

Бу кыштырдауда тоелды

Кипкән печән исләре.

Үзәкне өзәрдәй сүзләр!

Тулып ташый хисләрем.

 

Хат эчендә чәчәк килгән,

Хозурландым исенә.

Кипкән чәчәк алып кайтты

Туган авыл киченә.

 

Бары бер хат.

Еллар аша

Күңелемне айкады.

Хәтер, сагыш, тынлык булып

Яшьлегемә кайтарды.

 

Хаттагы сүзләргә элек

Игътибар иттем микән?

Җавап яза алдым микән?

Онытылган инде күптән.

 

Гомеребез тормады шул

Чәчәктән, гөлдән генә.

...Әниемә җавап яздым.

...Бүген... күңелдән генә.

Суфия Мостафина

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: