Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Кәрләләр иле

Газиз әнкәемнең назлы тавышы йокыма үтеп керә: "Улым, тор инде!" Мин торганчы, кояш та сандугачларны уяткан. Аларның "чут-чут!" итеп сайраулары бөтен дөньяга таралган. Яшел үләннәр өстенә сибелгән кошлар җыры, әйтерсең, чык бөрчекләре белән серләшә. Шул тавышларны тыңлар өчен, мин дә яшел чирәмгә бастым. Ә анда бик кечкенә, гаҗәп серле кәрләләр иленә юлыктым...

Әкият

Җәйге иртә.

Газиз әнкәемнең назлы тавышы йокыма үтеп керә: "Улым, тор инде!" Мин торганчы, кояш та сандугачларны уяткан. Аларның "чут-чут!" итеп сайраулары бөтен дөньяга таралган. Яшел үләннәр өстенә сибелгән кошлар җыры, әйтерсең, чык бөрчекләре белән серләшә. Шул тавышларны тыңлар өчен, мин дә яшел чирәмгә бастым. Ә анда бик кечкенә, гаҗәп серле кәрләләр иленә юлыктым. Тик бу кечкенә илнең халкы өчен мин - Алпамша. Әйе, әйе, Алпамша! Аларга карурман булган җирләр миңа - яшел келәм; диңгез булып тоелган урыннары - ат тоягы эзенә җыелып торган яңгыр суы.

Бу кәрләләр илендә төрле милләт, төрле гавам бар. Алар үзара бик тату яшиләр. Әйе, чынлап: чикерткәләр, үрмәкүчләр, күбәләкләр, кырмыскалар, дисеңме!..

Әй, белсәгез икән әле сез мин күргәнне! Бүген бит ул нәни илдә кырмыска егет белән кырмыска кыз кавыша. Әйе, әнә бер кырмыска малай, агач башына менгән дә, әрем очына үрмәли. Әйтерсең лә, ул биектән мәҗлесне күзәтә. Ә читтә олы кырмыскалар яфрак битенә үзләренең теләкләрен калдыралар. Туганнары, яшь парларны котлап, аларга бүләкләр китерә. Ә чикерткә агай скрипкада туй көен уйный. Күрәм, үрмәкүч тә кәләш кызга үзе бәйләгән өрфия шәлне бүләк итәргә ашыга.

Тиздән бу ике йөрәк, өрәнге яфрагына утырып, биеккә, ак болытлар янына күтәрелер: үзләренең туй сәяхәтенә - офыкка таба юл алыр.

Алмаз Әхмәтгалиев. Казан

Фото: Pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев