Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Үкенечләр кала

Гомер озын кебек тоела гына... Бик кыска ул, уйлап карасаң.

Гомер озын кебек тоела гына...

Бик кыска ул, уйлап карасаң.

Гомереңне чикле диеп уйлап,

Бер мизгелгә йом да күзеңне,

 

Уйларыңны син иреккә җибәр,

Дөньялыктан эзлә үзеңне.

...әйтелмәгән күпме сүзләр кала,

Күпме хыял чынга ашмаган.

 

Читтә түгел, хәтта үз җиреңдә

Күпме җирләр аяк басмаган.

Йокланмаган күпме төннәр кала,

Сөйгән ярның җылы кочагы.

 

Түләнмәгән күпме әҗәт кала,

Сукыр тиен кала учтагы.

Кылынмаган күпме дога кала,

Гафу үтенелмәгән кешеләр.

 

Гомер буе янәшә яшәгән,

Туганлашып беткән күршеләр.

Татылмаган күпме нигъмәт кала,

Эчелмәгән чишмә сулары.

 

Искә төшә ярдәм сорап сузган

Бер гарипнең хәлсез куллары.

Үтелмәгән күпме юллар кала,

Галәм кала бер дә гизмәгән.

 

Балаларың кала... оныкларың,

Син кулыңа алып сөймәгән.

Сөеп туймас газиз күзләр кала,

Балаларга бирәсе киңәш.

 

Утыртасы күпме агач кала,

Татылмыйча кала яшь миләш.

Эшләнмәгән күпме эшләр кала,

Дөнья кала куып җитмәгән.

 

Син өзмәгән күпме чәчәк кала,

Җимеш кала әле пешмәгән.

Яуланмаган күпме үрләр кала,

Киң күкрәкле басу һәм кырлар.

 

Күпме таңнар кала каршыланмый,

Җырланмаган йөзләгән җырлар.

Күпме бәхет, күпме шатлык кала

Без моңарчы юк дип уйлаган.

 

Яшәү үзе бәхет икән бит ул!

Ник моңарчы уйланылмаган?

...иң мөһиме җанда өмет калсын,

"Мин барсына өлгерәм", - дигән

 

Тик онытма... барыбер өлгермисең,

Гомер кыска өлешкә тигән.

Уфтансаң да үкенечләр бетми...

...үкенечләр кала тау хәтле...

 

Тамызмаган күпме яшьләр кала...

Агармаган чәчләр баштагы.

Иң соңыннан бары язу кала...

Салкын, мәрмәр кабер таштагы.

 

Лилия Гарифуллина.

Балтач районы

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әфәрин...