Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Кем гаепле?

Бер үк хата-ялгышлардан соң да сабак ала белми яшибез...

Бер үк хата-ялгышлардан соң да

Сабак ала белми яшибез.

Кем гаепле моңа? Мин гаепле...

Син гаепле... Чөнки без гамьсез...

 

Абынганда юлда карт-корылар

Кул сузарга безнең вакыт юк:

Барыр әле кирәк җиренә дә,

Таягы бар әнә, тук та тук...

 

Хәер эстәп ишек шакучыга

Ярты икмәкне дә жәллибез.

Эшләп тапсын, дибез. Эшләп-эшләп

Мантымаучыларны күрмибез...

 

Елап торган сабый балага да

Бер сүз катмый урап үтәбез:

Әтисеме, әнисеме бардыр,

Юатырлар. Ә без китәбез...

 

Ауган багананы атлап чыгып,

Ачык коеларны күрмибез.

"Ник бу болай?", диеп, кирәген дә,

Тиешлесен сорый белмибез.

 

Кем гаепле моңа? Дәрәҗәсен

Түрә-фәләннәрнең тезмәгез...

Мин гаепле! Син гаепле моңа!

Чөнки мин дә, син дә – без – гамьсез!

Чулпан Галиева. Казан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев