Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Күңел төрләнгән көннәрдә

Күңел керләрдән арынса, Рәхәт... күңелгә!

Күңел төрләнгән көннәрең
Бардыр синең дә.
Кичә үләннәр саргайттык,
Бүген – җир гөлдә.
Гөлләрнең дә купшылары,
Очынгычлары.
Тыеп булмый җанымдагы
Очыргычларны.
Сукмакларга төшкән җирдән,
Олы юл тарта.
Чабып килгән поездларның
Шавын тарата.
“Әһә-һә-һәй!” – дип бер кычкырсам,
Гөнаһ түгел лә.
Күңел керләрдән арынса,
Рәхәт... күңелгә!

Люция Әблиева, Казан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев