Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Күңел бит унсигездә

Әллә ни булды күңелгә, дулкынлана, талпына...

Әллә ни булды күңелгә

Дулкынлана, талпына,

Көйдереп ала да, тагын

Нидер көтә тын гына.

 

Әллә күңелнең язлардан

Иң нечкәргән чагымы?

Язгы җылы җил иркәләп

Чәчләремә кагылды.

 

Аһ, туктап тор әле, мизгел,

Ашыкма, түз аз гына.

Яз исеннән күңелемә

Дәртле, җылы наз тула.

 

Яз бөреләре шикелле

Ачылам мин үзем дә.

Язлар яшәрткән күңелем

Һаман да унсигездә.

Суфия Мостафина. Кукмара районы

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев