Каләм тибрәтүчеләр
КАЗАННАРГА КИЛГӘН ИДЕМ ӘЛЕ...
Казаннарга килгән идем әле,
Туган илем җирен сагынып.
Урамнарын иңләп-буйлап гиздем,
Очкан коштай канат кагынып.
Җаным белән тойдым якынлыгын,
Тынып-тынып калды сулышым.
Һәр күзәнәк тойды, туган илдә,
Шашкан кан тибеше агышын.
Казаннарга килгән идем әле...
Татарлыгым мине тартканмы.
Җаның - каның белән татар булу,
Сагындыра икән Ватанны.
Залия Нуриәхмәтова. Мәскәү
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев