Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Кайтырмын да... китәрмен...

Калды дөнья һәм өч балам...

Тат. Суксу авылыннан Люция Хисаметдиновага 

Эш беткәчтен, кайтам, диеп,
Утырдым машинага.
Белмәдем, әҗәл чыкканын
Юлыма, каршыларга.

Кормаш-Суксуның арасы
Чикләде гомер юлым.
Калды дөнья һәм өч балам,
Тәмамланмаган җырым.

Капланды да машинабыз,
Муеным кисәк сынды.
Шул секундта минем өчен
Бетте, барысы да тынды.

Мин сине шундый сагындым,
Дип, җырладым яратып.
Шул җырым мәңге, туганнар,
Җаныгызны канатыр.

Белеп булмый, тәмугъкамы,
Оҗмахкамы җитәрмен.
Инде бары төшегездә
Кайтырмын да... китәрмен.


 

Рамил Рәүәл

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев