Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Кайгырма

Кайгырма һич әгәр сине "курмәсәләр", артларыңнан нахак гайбәт сөйләсәләр...

Кайгырма һич әгәр сине "курмәсәләр",

Эшләгәнең - "эш бу" диеп белмәсәләр,

Артларыңнан нахак гайбәт сөйләсәләр,

Бер сәбәпсез кара янып сөймәсәләр!

 

Аптырама, синең арттан "чәйнәсәләр",

Димәк, дускай, алар артта сөйрәләләр,

Надан "көту" чәйнәренә азык табар,

Һич югында, авызына әрем кабар!

 

Тырнак астыңнан кер эзләсә әгәр йолкыш,

Тубәнсенмә! Аңышмыйдыр бу тутый кош!

Кенәри күк сайрый алмый, шуңа зары,

Чөнки җыры өч нотадан тора бары!

 

Таш атканга аш ат диеп әйткән бер карт,

Тик бу заман өчен түгел ошбу сабак,

Күпме яхшы гамәл кылсаң син алдында,

Шул кадәрле яман ясар ул артыңда!

 

Борчылма ла, бәндә синнән әгәр көлсә,

Ачык авыздан үпкәсе күренсә,

Бер атнага җиде тапкыр ул исерсә,

Аңлашыла, адәм түгел, улдыр - кемсә!

 

Иң хәтәре - бу исерек айнып алгач,

Чөнки аның хәтер ягы - шыр ялангач!

Бар җиһанга сөрән сала әрсез ырбач,

Нәҗес тулы зур чиләген тышка оргач!

 

Һәр гали зат, ул барында, чирле бөҗәк,

Тиз онытты, ничек тотты кичә бизгәк!

Хуҗалар һәм янындагы олпат адәм,

Бу бәндәгә әллә кеше, әллә тизәк!

 

Ә чынлыкта төкер сәнә, ис китмәсен,

Дөнья шулай корылгандыр, нишләтәсең!

Бүре һаман йөри торыр, ә эт өрер,

Колагына кич кермәсә, иртән керер!

 

Марсель Шарапов. Арча районы

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев