Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Кая киттең, әнием?

Мәңгелеккә ялгыз калгач ничек яшәрсең, нигез?

Аерым торсак та, әнкәй,
Без өзмәдек араны.
Бүген тагын кайттык менә,
Тик йорт салкын, караңгы.

Безнең өчен гомер буе
Әзер идең барына.
Бүген капка ачылмаган,
Көрәлмәгән кары да.

Инде олгаеп барсак та,
Без бит синең бәбиең.
Каршыламыйсың бүген ник, -
Кая киттең, әнием.

Тик юатып кына җанны,
Әнкәй ул исән, дибез.
Мәңгелеккә ялгыз калгач
Ничек яшәрсең, нигез?



 

Рамил Рәүәл

Фото: pinterest.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев