Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Картлык

Кунак булып килми картлык...

Чакырмаган идем юкса,

Килеп җиткән ашыгып,

Түргә үк менеп утырган,

Көтмәсәм дә зарыгып.

Кунак булып килми картлык,

Бөтенләйгә килә ул.

Рөхсәтеңне сорап тормый,

Пропискага керә ул.

Сагызак булып ябыша,

Бәйләнә анда-монда,

Билеңнән кысып кочаклый,

Җитәкләп ала кулдан.

Шаярган була үзенчә,

Чәчләрне акка буяп,

Бизәндерә-төзәндерә,

Битләрне җыерчыклап.

Этләрдән курыкма диеп,

Тоттыра кулга таяк,

Алтыннан куйдырырсың, дип,

Тешләрне чүпли җайлап.

Бик килешә, дигән булып,

Күзгә күзлек кидертә,

Әҗәлдән дару чыккан, дип,

Аптекага йөгертә.

Алтыдагы алтмышта, дип,

Бала акылы кертә,

Оныкларыңны уйнат, дип,

Маймыл кебек сикертә.

Картлык миннән сорап килми,

Синнән дә сорап тормый,

Хәйләләшеп алдыйм, дисәң,

Оттырмый да, тоттырмый.

Картлык түрдә утырса да,

Сер бирмимен әлегә,

Күрмәмешкә сабышамын

Кунагымны әле дә.

Яшьләр өчен юллар ачык,

Картлар лаек хөрмәткә,

Пенсия акчасын чутлап,

Яшик әле "рәхәттә"!

Нур АхуновБашкортстан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев