Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Картлар йорты

Картлар йорты, бигрәк моңсу бу ике сүз. Тәрәзләрдән тышка баккан ничәмә күз…

Картлар йорты, бигрәк моңсу бу ике сүз.

Тәрәзләрдән тышка баккан ничәмә күз…  

Бу күзләрдә яшь пәрдәсе, бетмәс сагыш,

Аңлау кыен… язмышмы бу… әллә ялгыш…  

Йортта җылы, тәрбия дә, бар да җитә,

Әмма картлар өмет белән нидер көтә.  

Үткәннәрне сагынып үтә гомерләре,

Уйлангачтын, өзеләдер бәгырьләре…  

Кайсы уйлый үз баласын, йөрәк маен,

Күзләреннән яшьләр тама минут саен…  

Туган нигез төшкә керә, чыкмый уйдан,

Үз йортында яшәүдән соң кемнәр туйган?  

Кечерәйгән инде гәүдә, ап-ак чәчләр,

Җыерчыклы бите буйлап ага яшьләр…  

Гомерләр дә көзне узып кышка бара,

Ялгыз кыен үтелә бу ике ара…  

Язмышмы бу, ялгышмы бу – кемнәр аңлар,

«Балам килер», - дигән юлга ява карлар…  

Тышта суык, сезгә карый яшьле күзләр…

Картлар йорты… Бигрәк моңсу шушы сүзләр…  

Юныс Миңнемөхәмәтов. Башкортстан

 

фото: ok.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев