Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Каршылык

Мин үз-үземә җәһәннәм, Үз-үземә җәннәтмен. Каннар кайнар, хисләр кыза Сиңа шуңа рәхмәтем. Караңгылык кояшы – ай, Кышның челләсе – ак кар. Җәһәннәмем җәннәтендә Бары сиңа урын бар. Гөнаһланып, газапланып Уттан – суга. Без-ярлар. Кемгә кирәк бу мәхәббәт?! Бер-беребезгә хаксыз пар... Үпкәләр өтә җаннарны Бер җәһәннәм, бер җәннәт. Шул җәннәтнең түрләрендә Киләчәксез мәхәббәт.

Айгөл Имамиева. Теләче районы


фото: enpareja.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев