Каләм тибрәтүчеләр
Карлы сукмаклар
Кар төшкәнне җиргә карап торам –
Мамык юрган кебек түшәлә.
Кар дәрьясы каплый бар дөньяны,
Эзләремне күмә, күрсәнә.
Чыршыларның иңнәренә яткан,
Каеннарга мамык шәлен япкан,
Елга – күлләр көзге булып каткан –
Кар бөртеге шуның җаен тапкан.
Табигатьнең бар дөньясы тигез –
Җәен кояш балкый, кышын – кар.
...Күңелдәге карлы сукмакларны
Эретерлек кемдә җылы бар?
Әлфия Газизова. Алабуга шәһәре
анимация: liveinternet.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев