КАРДА КАЛГАН ЭЗЛӘР

Бүген ял көне, декабрьнең беренче якшәмбесе. Урам шундый ямьле, күбәләкләр оча диярсең, җиргә салмак кына кар бөртекләре төшә. Тәрәзә пәрдәсен читкәрәк тартып Фәрит бик озак тышка карап табигатьнең матурлыгына сокланып утырды. Әйе, бүген аңа 10 яшь һәм табигать аңа шундый матур көн бүләк итә.

Тиз-тиз генә киенеп һәм чанасын эләктереп Фәрит урамга йөгерде. Урам ап-ак кар белән капланганын күрше малайлары, кызлары да күргән икән, барысы да чаңгы, чана алып тышка чыккан.

Көннең матурлыгына чумып әй уйныйлар балалар, өсләре чыланып беткәнен дә сизмиләр. Фәрит чанасына әле берсен, әле икенчесен утыртып йөртте, арыганын һич сизмәде. Бер мәл аның чанасы кулыннан ычкынып китте һәм каршы йорттагы беренче катның лоджиясе астына барып кысылды. Ул чанасын алырга дип йөгереп килсә, лоджия астына җәелгән иске курткада биш-алты көчекнең бер-берсенә сыенып дерелдәшеп утырганнарын күрде.

-Ләйсән, Вадим, Ирек, килегез әле, - дип чакырды ул бергә уйнаган иптәшләрен.

Балалар Фәрит янына йөгерештеләр.

-Болар бит Актырнак балалары, - диде Ирек барнәрсәне белгән кыяфәткә кереп. – Берничә көн элек үзем күрдем: ул шунда кереп китте.

-Әйе шул, аныкыдыр, - диде Ләйсән аңа кушылып. – Нигәдер Актырнак төне буе елап чыкты, мөгаен өшегәндер.

-Үзе өшегәнгә генә еламас иде, ул бит инде зур эт, балалары өшегәнгә үксегәндер, - дип өстәде Вадим.

-Эт тормышы – эт тормышы инде, - диде Фәрит олыларча.

Эткә бала табарга да урын табуы авыр. Алай гына да түгел, балаларын өшетмичә, тамакларын туйдырып, ничек аякка бастырырга? Ата эт каядыр югалган. Ул да, мескен, йокларга җылырак урын һәм ашарга эзләп киткәндер. Эт тормышы шулай шул инде ул. Хәер, кеше тормышы да бик җиңелдән түгел.

-Безнең өйдә иске пальто бар, әнидән сорап алып чыгыйм әле, - дип Фәрит өенә кереп китте. Вадим да:

-Ә мин икмәк кисәге булса да алып чыгам, - диде.

Ике-өч минут үтмәде кайсы икмәк, кайсы ит кисәге, сөт һәм башка азыклар, ә Фәрит үзенең иске пальтосын алып чыкты. Төне буе өшеп яткан көчекләр тиз арада ашап-туеп сикергәләргә дә тотындылар. Ак колаклысы хәтта тышка чыкты. Аңа ияреп башкалары чыкты.

Әнисе чакырып алмаса Фәрит әле өйгә керергә җыенмый да иде. Башка балаларны да әти-әниләре төшке ашка чакырып алдылар. Ә көчекләр исә балалар кереп киткәч бер-ике генә сикергәләп алдылар да яңадан җылы урыннарына кереп постылар. Кечкенә сөяк кисәге кабып кайткан Актырнак көчекләре туеп, җылынып йокыга талганнарын әле белми дә.

Көчекләр үзләре белән балалар уйнавына куанып, ә балалар көчекләрнең матурлыгына һәм шаянлыгына, көннәрнең матур торуына шатланып берничә көн рәхәтләнеп уйнадылар.

Тик дөнья бит балалар һәм көчекләр белән генә чикләнмәгән...

Бу йортта яшәүчеләрнең кайбере:

-Туйдырды бу эт тавышы. Ул көндез өрәләр, ул төнлә өрәләр, юньләп йоклап та булмый, - диде.

Ә кемдер:

-Подъездга керә башласаң эт оясымы диярсең, кайсы аякны тешләмәкче була, кайсы сумкадагы колбасага үрелә, - дип зарланды.

-Атучылар юкмы икән шул этләрне, алар бөтен дөньяны баса бит инде, - дигәннәре дә булды.

-Эштән кайтканда бер эт мине тешли язды, - диде урта яшьләрдәге бер апа.

-Хакимият, милиция ни карый?

-Ә мин тиешле урынга шалтыраттым инде, - диде лоджиясы астына этләр оялаган фатир хуҗасы.

...Бүген ял көне, ноябрьнең соңгы якшәмбесе. Тышта буран уйный, гомергә дә ноябрьдә күренмәгән буран никтер котыра гына. Фәрит тәрәзә пәрдәсен чак кына тартып тышка карады. Һәм ни күрсен, күрше йорттагы лоджия астыннан юлга таба кызыл тасмалар сузылган. Фәрит өстенә дә киеп тормый тышка йөгерде. Лоджия астында канга чумган иске пальто гына калган, ә пальтодан юлга чаклы кызыл эзләр сузылган.

Сәйлән бөртекләре төшкән күз яшьләрен Фәрит тыя алмады. Ә буран күпме генә котырса да эзләрне каплый алмый. Әйтерсең, җил белән йөгергән карлар ул эзләрне урап уза.

Венер Фәттахов,

Уфа

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: