Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Калам шунда мәңге адашып

Басып торам кышның уртасында, Тирә-ягым — буран ... өермә! Иркәләнәм куеп битләремне ... Куен ачык! Әйдә... бирегә! Ташлана җил, дулап, кочагыма, Кереп кача, чыга җылынып, Чеметкәләп ала борынымны, Кушып бергә чынын, уенын! Суырып үпкән чатнамага йөзем Оялыплар китә кызарып, Челтәр бәсләр сара керфекләргә..., Дөнья — хозур! Атлыйм куанып! Аклыкларын сөям кышларның мин, Суыгының сөям сафлыгын! Аклык-сафлык тулы сихри Дөнья, Әйтегезче, кемгә ят булсын?! Күңелемне ак биләүгә төргән "Агай" белән булмас хушлашып, Югалам да кереп куенына, Калам шунда мәңге адашып!

Гөлия Фәизова. Яр Чаллы шәһәре


фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев