Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Кайту

Күзләремнең яшькә тулган мәле әле...

Сагынып кайттым, тигәнәкләр, тиргәмәгез,

Оныттың диеп әрләмәгез, әремнәрем,

Күңелемнең дулкынланган чагы әле.

Ярдан-ярга, ярдан-ярга бәреләмен.

Ташладың диеп тиргәмәгез, тигәнәкләр,

Югалдың диеп әрләмәгез, әремнәрем.

Күзләремнең яшькә тулган мәле әле,

Ярдан-ярга, ярдан-ярга бәреләмен.

Китмә диеп ябышасыз тигәнәкләр,

Ташлама диеп юлда тора әремнәрем.

Ачы әрем тәме кайнар яшьләремдә,

Ярдан-ярга, ярдан-ярга бәреләмен.

Әминә Сәббәхова. Башкортстан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев