Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Кайта

Үлгәннән соң кайта шагыйрь җаны...

Үлгәннәр бер кайта йә кош, йә таш булып, 

Минем исә бик буласым килә хәтфә үлән... 

Факил Сафин

Үлгәннән соң кайта шагыйрь җаны

Күбәләк, йә сайрар кош булып.

Кайберләре кайта мәйданнарга

Исемнәре ташка уелып.

Кайта җаннар, кайта чал шагыйрьләр —

Халкым, диеп хезмәт куйганнар.

Ерак тарихларны без белмәсәк

Сурәт карап кына кем аңлар?

Кем ишетер аның күңел моңын,

Кавеменә ирек даулавын?

Картлар белә, яшьләр тояр микән

Туган иле өчен сулавын?!

Кемнәр таныр аның йөрәк җырын,

Кемнәр белер олпат кайтканын;

Йөрәгендә татар данын яклап

Яуга чыккан тулпар ятканын ?

...Кайтыр шагыйрь, яшәр шагыйрь җаны,

Телне саклаучылар туганда.

Яшәр шагыйрь, кайтыр шагыйрь җаны,

Милләтебез тере булганда.

Алмаз Әхмәтгалиев. Казан

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев