Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Кайда яхшы - кайда алама?

Гөнаһларым күптер и, Ходаем, бирче миңа, бирче сабырлык...

Гөнаһларым күптер и, Ходаем,

Бирче миңа, бирче сабырлык.

Кодрәтең киң, сиңа сыенамын,

Көчең дә бар саклап калырлык.

Әллә язмыш ачылыгын чәчте,

Тормыш басты, нинди авырлык.

Агуланган бозлы сүзләр белән,

Кем эшләде миңа явызлык?

Көне түгел, әллә минут белән,

Авырая бара бу тормыш.

Батам кебек тормыш баткагына,

Буйсындырып тарта бу язмыш.

Бик яшисе килә кешеләрчә,

Яхшылар да бар бит арада.

Танып булса әгәр күзлек аша,

Кайда яхшы, кайда алама...

Гүзәлия Фәйзуллина, Башкортстан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев