Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Кайда ашыгабыз?

Һәрчак ашыгабыз нигәдер...

Адәм баласына нидер җитми,

Һәрчак ашыгабыз нигәдер...

Зарланабыз, хәтта тормышта да

Тигез түгел хокук кемгәдер.

Сәламәтлек китсә, чайкалабыз

Дулкын астындагы көймәдәй.

Уйлар батыралар хыялларны,

Төшеп таралалар төймәдәй.

Сәламәтлек байлык икәненә,

Соңлап инанабыз, кызганыч.

Мохтаҗларны искә алсак иде,

Вакыт табып, хәлен белергә.

Яшәүгә дәрт, күңелгә нур сипсәң,

Кем килгән соң җиргә гомергә?

Язмыш кимсеткәннәр күп шул әле,

Яшәү, өмет көчле аларда,

Тырышканнар өчен яшәргә!

Гүзәлия Фәйзуллина. Башкортстан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев