Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Кадерле кешеңне югалтсаң

Вакыт үтәр, онытылыр диләр. Онытылыр микән? Гомер буе өзгәләнер йөрәк...

Акыл томалана, баш эшләми

Башка килгән авыр хәсрәттән.

Күңел телгәләнә, үзәк өзгәләнә,

Каны саркый мескен йөрәктән.

 

Дучар итсә Ходай югалтуны,

Ишетмисең ул чак берәүне дә,

Томан аша гына ишетәсең.

Сабырлыклар сиңа теләүне дә.

 

Белсәң дә, син, аның үлгәнлеген,

Җан да кертеп булмаслыгын аңа,

Исәндер, бәлки терелер дисең,

Үлгән сүзен күңел кире кага.

 

Вакыт үтәр, онытылыр диләр.

Онытылыр микән? - әйтү җиңел.

Кадерлеңнән сине аерсалар.

Ничек онытсын ди ул, күңел.

 

Авыр, бик тә авыр кайгы.

Дошманга да китермәсен Ходай.

Гомер буе өзгәләнер йөрәк,

Сулкылдар микән шулай?

 

Сулкылдар да әйе өзгәләнер,

Юксынырсың, ул җитмәс.

Соңгы сәгать җиткәндә дә,

Йөрәктән бер дә китмәс.  

Рәмзия Давытева-Хәйруллина. Лаеш районы

 
Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев