Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Җырларында татар иле

Камай чишмәсе чакыра
Туган авыл таңына.
Туган якның моң-зарлары
Иңгән аның җанына.
Күңелендә сагынулар,
Туган якны ярата.
Йөрәге – җырлар чишмәсе,
Җырчы таңнарга кайта.
Татар илен җыры белән
Күтәрде ул иңенә.
Җыры бара моңы белән
Кыйтгаларга илче булып
Данлы татар илендә.
Илгиз Абдуллин

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев