Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Йөрим көзләр илендә

Тәңкә-тәңкә яфрак ява...

Көязләнеп ак каеннар

Йөгреп чыккан урманнан.

Көзге вальс бии алар,

Илһам алып җиһаннан.

Алар бүген бәйрәм итә,

Көзләр матур тантана.

Алтын төсләргә күмелеп,

Хөр күңелләр таң кала.

Тәңкә-тәңкә яфрак ява,

Ул көзләрнең билгесе.

Сары төсләр, алтын төсләр,

Көзләрнең ул - көзгесе.

Каеннарны коча-коча,

Йөрим көзләр илендә.

Шатлык та бар бу бәйрәмдә,

Моңсулык та күңелдә.  

Рөстәм Арифуллин. Иске Кулаткы

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев