Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Йөрәктә ялкын бүген...

Тукайга да сары сарыр иде... һәм көчәер иде ютәле!

Гомеремне багышлаган Гөл телем — ТАТАР ТЕЛЕМ! Таптыйлар СИНе вәхшиләр, Йөрәктә — ялкын бүген. Кая барыйм?! Һич чара юк, Кылалмыйм берни гамәл! И каләмем! И кәгазем! Табыгыз берәр әмәл! Күкрәген куяр берәве, Яклый-саклый тиресен, Сатып җибәрде татарның Теле белән икесен... Дөнья татары башына Утырды бер сатана... Җинаятьтән — бар киеме, Шул да итә тантана. Әй, татарым! Кайда соң син?! Нигә йомдың күзләрең?! Ал көрәгең! Ыргыт көрәп Юлларыңнан үзләрен!

Гөлия Фәизова. Яр Чаллы шәһәре


картина авторы: В.И. Куделькин; art16.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев