Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Йөрәгемә юл...

Назлы карашларың үтеп, эретсен бозлы җанны...

Йөрәгемне ачар өчен,

Кирәкми алтын ачкыч.

Күңел түренә менәргә,

Кирәкми биек баскыч.

Юка гына эз салыгыз,

Сөю дигән наз белән.

Хисләремне таратыгыз,

Яңа туган яз белән!

Ябып тотма ялкыныңны,

Чәчелсен күңел җылың.

Чиксез бит ул - акыл кыры,

Яңгырасын яз җырың...

Күңел моңы бөреләнсен,

Чорнап алып тәнемне.

Назлы карашларың үтеп,

Эретсен бозлы җанны.

Иркәләүче нурлар кирәк,

Чәчәк ачылсын өчен.

Аем, йолдызым булырсың,

Кичләрен минем өчен!

Гүзәлия Фәйзуллина, Башкортстан

Фото: pixabay 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев