Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Йөгерәм талларыма...

Халкыбыз күңелендә моң булып яшәгән сандугачлы сердәш таллар образына тагын бер бизәк өстәп, дусларыма язгы күчтәнәчем бу...

Кайту белән Туган якка Ял эзләп җаннарыма, Таныш сукмакларым буйлап Йөгерәм талларыма! Былбылдай сайрар яшьлегем Шунда качкандыр сыман, Яңгырар, гүзәл моң булып, Талларым арасыннан! Йә шунда, саф чишмә булып, Качып, челтерәп ята, Йә таллар яшәгән күлгә Аяз таң булып ата! Былбыл, чишмә, таңлы таллар — Күркедер яшьлегемнең. Карамый гомер үткәнгә, Күңелдә ТАЛЛАР минем!

Гөлия Фәизова. Яр Чаллы шәһәре


Фото: fotostrana.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев