Җиләк тәме (хикәя)

Табигать кешегә сөю хисе биргән... Аннан башка яшәүнең  яме, тормышның мәгънәсе дә булмас иде. Мәхәббәтнең гүзәл мизгелләрен, сөю назын һәм газабын үз башыннан кичермәгән кеше аңламыйдыр мөгаен...

Әкрен генә таң сызылып килә. Җәйге җиләс җил назлап кына чәчләрне сыйпап, битне иркәләде. Еракта  кошлар тавышы ишетелде. Нишләптер, Динә апаның гына бүген моңа исе китмәде, югыйсә көн саен табигать матурлыгына хозурланып, таң белән бергә уянып, йөгерә-йөгерә эшләп йөри иде. Бүген күзенә йокы кермәде. Әкрен генә торып, бакчаларны, ишегалларын әйләнеп керде, үзенә урын таба алмады - күңеле тыныч түгел иде аның. Ул изрәп йоклаган сабыйларының өсләренә юрган япты, эчтән генә нидер укып,  башларыннан сыйпады, “картым да тыныч кына йокласын  әле!” -  дигәндәй, урынына барып ятты. Нәрсә булды соң әле бүген аңа?! Иртәнге саф һавага чыгу белән үзен яшь кызлардай хис итә иде бит, хәтта кошлар тавышына кушылып көйләп тә куя иде...

Урынына барып яткач та, тынычлана алмады Динә апа. Үз-үзенә мең төрле сораулар яудырды, җаваплар эзләде. Шулай күпме яткандыр, иңнәренә кемнеңдер йомшак кына кагылуыннан уянып китте. Карты Әхмәт тәмле үлән чәйләре ясап куйган икән. Бүлмәгә хуш ис  бөркелде. Ул әкрен генә  торырга маташты, әмма булдыра алмады. Аяклары аны тыңламады. Карты хәлнең нидә икәнен тиз генә чамалап алды бугай, саклык белән генә Динә апаның баш астындагы мендәрен күтәреп куйды. Кулларын назлап кулына алды һәм шаяртып: “Нәрсә, карчык, әллә бүген көне буе йокларга гына җыенасыңмы? Тавык-чебешләреңә кем ашарга  салыр? Җырлый-җырлый кем өйләрне җыештырыр?”-диде. Җор телле Әхмәт абый карчыгының кәефен күтәрергә теләп, әллә нинди матур сүзләр сөйләде. Әмма үзенең дә куллары калтыранып киткәндәй булды. Тиз генә дару алып карчыгына каптырды, юеш чүпрәк белән аның битләрен, маңгайларын сыпырып алды.

Динә апа җиңеләеп уянып киткәндә, өстәлдә кыр чәчәкләре, янында тәлгәшләп җыелган җир җиләкләре тора иде. Күңеле тулган әбинең йөзенә нурлар йөгерде, ирененең чит-чатлары үзе дә сизмәстән сөйкемле бер елмаю хасил иттеләр. Үз–үзенә: “Их, бу картны, тыңламый бит сүземне, күпме әйттем, чыгып китмә үзең генә кырга”, - дип сөйләнеп алды. Әкрен генә торып, чәчәкләрне иснәде, җиләктән авыз итеп алды,  хәле яхшыргандай   булып китте.

Гомер дигәннәре бигрәк тиз үтә икән шул...

Шушы мизгелдә Динә апа яшьлегенә әйләнеп кайтты...

Зифа буйлы, чибәр кызлар җырлый-җырлый печән чаба. Алар янына  велосипед белән таныш булмаган бер егет килеп туктады. Гади генә киенгән бу егет күз явын алырдай бик чибәр иде, шуның өстенә үткен телле дә булып чыкты. Чәчләрен икегә аерып үргән, кап-кара күзле оялчан Динә генә яшьләр шаярганын елмаеп күзәтеп торды, сүзгә кушылмады. Кинәт егет аның кулларындагы чалгыны алып, печәнне покоска салып та куйды. Кызлар чырык-чырык һаман көлешә бирделәр. Динә ни дияргә белмичә  аптырап басып торганда, егет аңа кыр чәчәкләре белән җиләк тәлгәшләре китереп бирде.  Сөйкемле, бик тә сылу яшь кыз, чем кара күзләрен күтәреп, кыяр-кыймас кына:  “Рәхмәт”, - диеп әйтә алды. Егетнең “Мин сине эзләп килермен әле”, - дип пышылдаган сүзләрен дә чынга алмады.

Берничә көн егетне исеннән чыгармады Динә. Чыгарырлык та түгел шул: шомырт кара дулкынланып торган чәчләр, күк йөзе шикелле зәңгәр күзләр, күз явын алырдай буй-сын. Аны исенә төшергән саен, кызның йөрәге еш-еш тибәргә тотына иде, тагын бер генә, читтән генә булса да күрәсе килә башлый иде... Әмма егет нишләптер башка күренмәде. Динә дә тынычланды, бер күргән кешегә гашыйк булалар мени дип, үз-үзен битәрләде ул.

Берәр ай вакыт үтеп киткән. Динә  барысын да онытып, тынычланган, һәрвакыттагыча кичкырын гына чишмәгә барып, тәмле су алып кайту максаты белән урамга чыккан иде. Каршысында елмаеп торган егетне күреп, чак кына егылып төшмәде. Бары, “Син?”- дип кенә сорый алды.

***

52 ел гомер үткән дә киткән. Әхмәте бик әйбәт кеше шул аның. Кул күтәргәне, авыр сүз әйткәне булмады. Һәрчак кеше арасында йөрде. Ә Динә апага югары белем алырга насыйп булмады, шунлыктан аңа тормыш арбасына тулаем җигелеп,  ныграк тартырга туры килде.  “Тормыш булгач, барысы да була”, - дип тикмәгә генә әйтмиләрдер шул. Әхмәте әйбәт булса да, әтисе белән әнисе сүзеннән чыгып, хәләл җефетен һәрчак яклап чыга алмый иде. Ирем сизмәсен, барысын да белмәсен дип,  Динә  апа күбесен аңа сөйләми калдыра иде. Ач килеш эшкә йөргән көннәре, йокысыз төннәре күп булды аның. Ире укырга киткәч, кайнанасының, бар чыгып кит дип, куып чагарганын да яхшы хәтерли ул. Нишләсен инде, түзде. Балалары хакына,  яраткан ире хакына түзде. Кешегә сөйләмәде, туганнарына, иренә сиздермәде. Күңеле тулганда кичләрен айга карап елый, таңнарда кошларга  кушылып җырлый, җилләр назыннан юаныч  таба  иде.

Аллаһы Тәгаләдән сабырлык, түземлек күп сорады Динә ханым. Егерме тугыз ел кайнана-кайната белән яшәп, аларның бәхиллеген алып калды.

...Оныкчыгының: “Дәү әнием, чәй ясап бир әле” дигән тавышы Динә апаны уйларыннан бүлдереп җибәрде. Күзләреннән мөлдер-мөлдер яшь тамган баланы күреп, әби кешенең йөрәге сыкрап куйды.

Кечкенә Лилия дәү әнисенең кочагына сыенды. “Мин дә, дәү әтием дә сине бик тә яратабыз!” - диде. Динә апа кошчыгының башыннан сыйпап куйды. “Әй кызым, бигрәк үземә охшагансың, бәхетле булырсың, Алла боерса!” -диде һәм өстәлдән җиләкләр алып бирде.

Оныгының бәхетле булачагына чын күңелдән ышана иде Динә апа...

Җәмилә Зиганшина. Яшел Үзән шәһәре

 

фото: pixabay.com

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: