Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Җибәрмиләр җырларым

Тын күл кочагына сыенам да, томаннарга кереп югалам...

Эзләремә карап, моңланам да,

Китәр юлларыма кузгалам.

Җырларымны өзеп көзләремдә,

Җилләр кочагына уралам.

Китәр сукмакларда өзгәләнәм,

Томаннарда - барыр юлларым,

Җибәрмиләр мине ярларыннан

Өзгәләнгән сагыш-җырларым.

Гомер сукмагымда - кайнар җилләр,

Тайгак, текә барыр юлларым,

Сукмакларга җырлар-моңнар тулган,

Өзеләләр нечкә кылларым.

Тын күл кочагына сыенам да,

Томаннарга кереп югалам,

Дулкынланган камышларга качып,

Ал таңнарны көтеп моңланам.

Кышларымда язларыма кайтам,

Яз кояшы җанда-көзләрдә,

Әйләнәм дә, кайтам җәйләремә,

Гөлләр үсә җәйге эзләрдә.

Ни көтәдер мине юлларымда,

Бөтерелә алда томаннар,

Йөрәгемдә чыңлый нечкә кыллар,

Озаталар мине моң-җырлар.

Китәр юлларымда - куе томан,

Томаннарда ата таңнарым,

Уйный сызып йөрәктәге сазым,

Җибәрмиләр мине җырларым,

Сагышланган төннең кочагында

Уралалар җанга моңнарым.

Җибәрмиләр мине җырларым,

Томаннарда китәр юлларым.

Флера Гатина

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев