Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Җәлилгә!

Маяк булып, юл күрсәтер безгә йөрәгеңнән чыккан моңнарың!

Кеше гомере янар йолдыз кебек -

Кабына да сүнә, сүрелә,

Тик төрлечә бирелә шул вакыт

Менеп җитәр өчен үренә.

Кыска булды гомерең... тик иҗатың

Мәңгелеккә ашты күкләргә!

Шигырьләрең үрнәк булып яши

Намусларын саткан күпләргә!

Юлларыңа куйган киртәләрне

Зарланмыйча ничә атладың?!

Иҗат кешесенең ихласлыгын

Йөрәгеңдә горур сакладың!

Татар халкы оныталмас сине,

Мәңгеләште исемең җырыңда!

Җәй дә, кыш та, яз да, көзләрен дә

Гел сөйләрсең халкың турында.

Онытмабыз сине, Җәлил абый,

Онытырлык түгел җырларың!

Маяк булып, юл күрсәтер безгә

Йөрәгеңнән чыккан моңнарың!

Зарипова Алсу Мулланур кызы

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев