Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Җаным саклар

Авыр югалтуга түзә алмый, Йөрәгемә салды кара кан...

Әнисез бу ничек яшәр, диеп,

Уйладыңмы икән аткан таң?

Авыр югалтуга түзә алмый,

Йөрәгемә салды кара кан.

Кулларымны битләреңә куеп,

Басып калдым, сулыш өзелде.

Иңнәремә төшкән зур кайгыдан,

Чак-чак тотып калдым үземне.

Алган яралардан сызлансам да,

Белеп торам дәва юклыгын.

Әниемнән туган минем җаным,

Мәңге саклар аның аклыгын.

Әлфия СибгатуллинаТүбән Кама

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев